Фондта Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән киңәшмә үтте

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиләре белән киңәшмә узды.

Очрашуда министр урынбасарлары Николай Суржко һәм Павел Родионов, Фонд директоры Дмитрий Лунегов, урынбасарлары һәм ике ведомствоның профильле бүлекләр белгечләре катнашты.

Биредә Татарстан территориясендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм ликвидацияләү буенча чаралар планына картографик кушымта эшләп чыгару мөмкинлеге каралды.

Проектны тирәнтен өйрәнү һәм материаллар белән алга таба эшләү өчен җитәкчеләр ГО ЧС Министрлыгы территориясендә күчмә киңәшмә үткәрү турында килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International