Казанда “Киләчәкне формалаштырып” мәгариф министрлары форумы ачыла

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Татарстан башкаласында 11 һәм 12 июньдә өченче тапкыр “Киләчәкне формалаштырып” халыкара мәгариф министрлары форумы узачак. Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркта 30 дан артык илдән вәкил көтелә. Быел форумга Камерун, Зимбабве, Мьянма, Лаос, Берләштерелгән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Абхазия һәм башка илләрдән делегацияләр киләчәк.

Татарстанга Демократик Конго Республикасыннан делегация инде килеп җитте. Форум дәвамында Конгоның югары һәм университет белеме министры Мари-Терез Сомбо Аянне Сафи Мукунаны Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров озата барачак.

2 көн дәвамында форумда катнашучылар мәгариф өлкәсендә глобаль тенденцияләр һәм мәсьәләләр, цифрлы трансформация һәм инновацияләр, нейрочелтәрнең һәм онлайн укытуның роле, инклюзив белем бирү, педагог әһәмияте һәм белем бирү сыйфаты, милли белем бирү системасының үсеш юллары һәм халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар.

Россияне форумда РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итәчәк.

«Киләчәкне формалаштырып” халыкара мәгариф министрлары форумы – төрле илләрдән килгән хезмәттәшләр белән белем бирү үсеш векторын билгели торган ачык диалог өчен мәйдан. Безне уртак максат берләштерә – һәр балага үзенең потенциалын тулаем ачарга мөмкинлек бирү», – дип ассызыклады Сергей Кравцов.

Балалар үзәкләре эшендә Россия тәҗрибәсен өйрәнү аерым бер тема булып торачак. Аерым алганда, мәгариф министрлары йөз еллыгын билгеләп үтүче “Артек” халыкара балалар лагеренең җәйге сменасы катнашучылар белән телемост үткәрәчәк.

Форум кунаклары өчен эшлекле программадан тыш шулай ук башка төрле чаралар да әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International