Казанда өченче халыкара “Киләчәкне формалаштырып” мәгариф министрлары форумы тәмамланып килә. Аның кысаларында Татарстан башкаласында Конго Демократик Республикасыннан һәм Лаос Халык-Демократик Республикасыннан делегацияләр килде, чаралар программасы буенча аларны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм министр урынбасары Рөстәм Шамеев озата барды. Конго Демократик Республикасын Форумда югары һәм университет белем бирү министры Мари-Терез Сомбо Аянне Сафи Мукуна, ә Лаос Халык-Демократик Республикасын – Белем бирү һәм спорт вице-министры Киттипханх Даравон һәм халыкара хезмәттәшлек буенча генераль директоры Саклокхам Силинтхон тәкъдим итте.
Форум кысаларында делегацияләр пленар утырышта һәм программаның эшлекле чараларында булды, Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре белән очрашуларда катнашты, КНИТУ-КАИ һәм аның карамагындагы инженер лицеенда, Совет районының 11нче лицеенда булып кайттылар, Татарстан белгечләре белән белем бирү, педагогик, укыту инфраструктурасын тәэмин итү өлкәләрендә тәҗрибә уртаклаштылар.
«Ике делегация дә шәһәребезнең кунакчыллыгын һәм хөрмәтле кунаклар өчен әзерләнгән бай мәдәни программасын югары бәяләде. Әлеге визит Татарстан һәм чит ил партнерлары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга тагын бер адым булды. “Киләчәкне формалаштырып” форумы мәгариф өлкәсендә генә түгел, аңа катнаш юнәлешләрдә дә үзара файдалы проектлоарны үстерүгә ярдәм итәчәк, дип ышанам», - дип сөйләде ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Рөстәм Шамеев.
Чараның оештыручылары – Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Минем тарихым” гуманитар фәннәргә ярдәм фонды.