Бүген Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгында Балтач районы белән “Муниципаль сәгать” узды. Биредә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров катнашты.
Районы башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышын икътисади күрсәткечләрдән башлап, 2024 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт (ВТП) 15,2 млрд сум тәшкил әйтүен әйтте. Бу алдагы елга караганда 17% күбрәк.
Аның сүзләре буенча, гомуми ВТПның яртысы диярлек авыл хуҗалыгына туры килә. Тагын 11,5% - сәнәгать, 10% - сәүдә, 9% - төзелеш, 2,1% - логистика һәм саклау, ә калган 18,2% - башка тармаклар тәшкил итә.
Рамил Нотфуллин райондагы яңа проектларга да презентация ясады: Кара Күл тирәсендә санатория комплексы төзү планлаштырырла, әлеге проектка инвестицияләр 2 млр сум тирәсе тәшкил итәчәк. Тагын бер масштаб проект – боз сарае, аңа тотылачак инвестицияләр күләме – 573 млн сум.
Киңәшмәгә нәтиҗә чыгарып, Агентлык җитәкчесе Талия Минуллина районның югары инвестиция потенциалын ассзыклады, әмма шул ук вакытта барлык әйтелгәннәр, төгәл инвестиция тәкъдимнәре буларак оешмыйча, гамәлгә ашырылуы мөмкин булмаячагын әйтте.
“Муниципаль сәгать” трансляциясе язмасын ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының ВКонтакте рәсми битендә карап була.