Коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча семинар

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәҗләре министрлыгын дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча укыту семинары узды.

Семинарны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров башлап җибәрде. Аннан соң “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясетен гамәлгә ашыру. Коррупциягә каршы тору максатында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан чикләүләрне, тыюларны һәм таләпләрне үтәү” темасына лекция белән Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча Идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге баш киңәшчесе Ренат Өметбаев чыгыш ясады. Ул соңгы елларда Татарстанның коррупциягә каршы эшчәнлектә зур уңышларга ирешүе, яңа контроль механизмнары кертелүе, гражданнар белән элемтә нәтиҗәлелеге үсүе турында сөйләде.

Аннары сүзне Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлегендә урнашкан Казан прокуроры ярдәмчесе Руслан Кадыйров алды. Ул “Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан табылган хокук бозулар һәм кабул ителгән чаралар” лекциясенә чыгыш ясап, үз тәҗрибәсеннән күп кенә мисаллар китерде һәм һәркайсын җентекләп аңлатты.

Семинар ахырында Министрлык хезмәткәрләре чыгыш ясаучыларга сораулар бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International