Рөстәм Шамеев: “Татарстанда электрон Дәүләт хезмәтләренә ихтыяҗ арта бара”

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 елда 5 ай эчендә электрон мөрәҗәгатьләр саны, узган елга караганда, 17,3% артты.

Бүгенге көнгә Министрлыкка юридик затлардан – 159 (21,4%), физик затлардан – 583 (78,6%) гариза килде.

Еш кулланыла торган дәүләт хезмәтләре:

Җир мәсьәләләре:

дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү;

сатулар үткәрмичә, дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген милеккә, арендага, даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга, түләүсез файдалануга бирү.

Торак мәсьәләләре:

«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесенә оператив идарә итү хокукында беркетелгән РФ гражданнары биләгән торак биналарны алар милкенә тапшыру.

Өстенлекләр

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталы, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталы белән куллану гражданнарга җитди өстенлекләр бирә:

  • Вакытны экономияләү – ведомствога барып йөрү кирәкми
  • Тәүлек буе керү мөмкинлеге гаризаларны уңайлы вакытта биреп була
  • Комфорт – барлык дәүләт хезмәтләрен өйдән яисә офистан файдаланып була

«Татарстанда электрон дәүләт хезмәтләренә ихтыяҗ арта бара, бу цифрлы сервисларның гражданнар өчен елдан ел җиңелрәк һәм уңайлырак булуын күрсәтә. Шуны да искәртәсем килә, хәзер хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча кире элемтә калдырып, аларның тулаем үсешенә йогынты ясау мөмкинлеге бар», – дип сөйләде ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шамеев.

В рамках национального проекта «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык 25 дәүләт хезмәте хәзер региональ порталда да бар, шуларның 12-се федераль дәүләт хезмәтләре порталына бәйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International