Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышны ачып, Иҗтимагый совет рәисе Фәрит Мусин хезмәттәшләрен көн тәртибе, килгән тәкъдимнәр белән таныштырды һәм чыгыш ясаучы ведомство хезмәткәрләренә сүз бирде.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә арбитраж тәҗрибәсе мониторингы нәтиҗәләре турында хокукый идарә җитәкчесе Зөлфәт Галәветдинов сөйләде. Ул күчемсез милек объектларына дәүләт милке хокукын тануга бәйле дәгъваларны канәгатьләндерү, башкарма хакимият органнары карарларына дәгъва белдерү мисалларын китерде.

Коррупциягә каршы ведомство программасының үтәлеше турында коррупция кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Раилә Нуруллина хәбәр итте. Әлеге чыгышка өстәп, Фәрит Мусин узган хисаптан соң Иҗтимагый советка коррупциягә бәйле шикаятьләр килмәвен әйтте.

Иҗтмагый совет әгъзалары җир сораулары буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек оештыру буенча бүлек җитәкчесе Ольга Гафарова тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү турындагы мәгълүмат белән таныштылар. Иҗтимагый совет әгъзасы, “Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре” РИҖ рәисе Артем Кузнецов тәкъдиме буенча әлеге сорау киләсе утырышларда тирәнтенрәк каралачак, шул исәптән, аның тарафыннан билгеләп үтелгән шәһәрләр буенча.

Министрлык карамагындагы ведомстволар эшчәнлеге турында икътисад бүлеге җитәкчесе Сергей Спичков сөйләде. Якындагы утырышларда, Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Алла Петрова һәм совет әгъзасы, «Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр берлеге» НП башкарма директоры Олег Булгаков тәкъдимнәрен исәпкә алып, дәүләт өлеше өстенлек иткән Хуҗалык җәмгыятьләре буенча мәсьәлә киңәйтеләчәк.

Утырыш барышында Олег Булгаков бәяләү берлеге исеменнән Совет әгъзасы, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясовага быел 16-17 июньдә узган бәяләү эшчәнлегендә федераль күчмә квалификация имтиханы мәйданчыгын оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Иҗтимагый совет утырышында министр урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International