Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2025 елның беренче биш аена нәтиҗәләр ясады: дәүләт мөлкәте белән җир кишәрлекләрен файдаланудан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетына 2,85 миллиард сум керде. Бу бер елга планлаштырган сумманың 60% тәшкил итә (4,8 млрд сум), һәм әлеге периодның планлы күрсәткечен бермә-бер арттыра (41,67%).
Төп керем чыганаклары:
«Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре мөлкәт һәм җир ресурслары белән нәтиҗәле куллану буенча эшне дәвам итә. Ел ахырына кадәр керемнәрнең күпчелек матдәләре буенча планлы күрсәткечләр 100% булуы көтелә», - дип комментарий бирде ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шамеев.
Бюджетның тиз арада үтәлүе Татарстан муниципалитетларына вакытында социаль программаларны финансларга, торак пункт инфраструктурасын тиешле хәлдә тотарга, муниципаль учреждениеләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән “Яшәү өчен инфраструктура” милли проекты ярдәмендә республикада ел саен яңа иҗтимагый урыннар ачыла, машстаблы төзекләндерү проектлары гамәлгә ашырыла. РФ Дәүләт советындагы бу юнәлешне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.