Татарстан Росреестры Идарәсендә 2025 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән коллегия утырышы үзды. Аның кысаларында хезмәткәрләрне тантаналы котлау үткәрелде һәм җир законнары өлкәсендә мөһим күрсәткечләр яңгырады. Коллегиядә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең җирдән файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан агымдагы елда 170 мең га мәйданында 4300 тикшерү үткәрелде. Шулай ук җирне дистанцион зондлау һәм пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә республиканың 4 районында (Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба) 2 мең га мәйданында 23 кадастр кварталы фотога төшерелде. Шул рәвешле, пилотсыз очу аппаратларын кулланып, 6 мең җир кишәрлеге тикшерелде.
Тикшерү барышында хокук бозуларны бетерү турында 14 күрсәтмә һәм җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 4 меңгә якын кисәтү чыгарылган.
Аннан тыш, авыл хуҗалыгы җирләрен тикшергәндә 95 карьер һәм 29 ТБО чүплекләре табылды. ТР Россельхознадхоры белән тыгын элемтәдә 4 мең га җир тәртипкә китерелде һәм авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелде.
Авыл хуҗалыгы җирләрен мониторинг белән берөзлексез бәйле сорау булып геодезия челтәрләре пунктларын тикшерү тора. Татарстан Росреестрының җирдән файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторларына быел 735 геодезия челтәре пунктларын тикшерәсе бар.