Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановта узган киңәшмәдә Бөгелмә районынында “Карабаш диңгезе” проектын гамәлгә ашыру барышы каралды. Инвестор заманча курорт комплексын булдыруга 300 млн сумнан артык акча тотарга әзер.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды Карабаш шәһәр тибындагы бистә генераль планын эшләп чыгарды. Әлеге документ “Карабаш диңгезе” проектын гамәлгә ашыру һәм районны тулаем алганда үстерү максатында эшләнелде.
“2022 елның декабрендә ТР Рәисе инвестицион советында әлеге проект расланганнан соң, җир сораулары хәл ителде – бу тиз башкарыла торган эш түгел. Хәзер инде бюрократик мәсьәләләр финиш этабында, ә июль ахырына кадәр җирләр “авыл хуҗалыгы җирләре” категориясеннән “рекреация зоналарына” күчереләчәк. Барлык әзерлекләрне исәпкә алганда, инвестор инде киләсе елның язында төзелешне башларга планлаштыра”, - дип белдерде Бөгелмә башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов.
Шулай ук киңәшмәдә Карабаш бистәсенең Татарстан Көньяк-Көнчыгышы өчен аеруча әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. Республика Рәисе биредә комплекслы туристик кластер үстерү кирәклеген әйтте.