Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының “Россия – Минем тарих” Тарихи паркында урнашкан “Онытырга хакыбыз юк. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына” багышланган яңа мультимедияле күргәзмәдә булып кайтты.
Әлеге тарихи-документаль күргәзмә РФ Президенты В.В.Путин карары буенча Дәүләт тарихи музее һәм РФ Дәүләт архивы тарафыннан, РФ Мәдәният министрлыгы, Оборона министрлыгы, ФСБ, Чит ил эшләре министрлыгы, Россия тарихи җәмәгатьчелеге ярдәме белән әзерләнде. Күргәзмәдә йөзләп цифрлаштырылган архив документ һәм Бөек Ватан сугышының иң мөһим вакыйгаларын күрсәтүче сирәк артефактлар тәкъдим ителә.
Экскурсия барышында Министрлык хезмәткәрләре совет халкының Җиңүгә керткән өлешен, дөньяны фашизмнан коткару өчен корбан ителгән гомерләрне күрсәтүче элек сер булып сакланган архив документларын да күрде.