“Юрьев мәгарәсе” визит-үзәгендә (Кама Тамагы районы) “Табигый территорияләр Идарәсе” ҖЧҖ директорлар советының күчмә киңәшмәсе узды.
Биредә директорлар советы рәисе – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, ТР биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, ТР туризм буенча Дәүләт Комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Ольга Манидичева, “ТР шәһәрләрен үстерү институты” туризм һәм рекреация буенча директор урынбасары Оксана Саргина, шулай ук Кама Тамагы районы җитәкчесе Наил Вазыйхов катнаштылар.
“Табигый территорияләр идарәсе” ҖЧҖ генераль директоры Марсель Минуллин узган елда башкарылган эш буенча хисап тотты һәм 2025 елга территорияләрне үстерү буенча планнар турында сөйләде. Аерым игътибар Татарстан Республикасының табигый территорияләрен саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләренә бирелде.
Утырыш барышында катнашучылар өчен “Юрьев мәгарәсе” аеруча сакланылучы табигы теритториясе буенча экскурсия оештырылды. Директорлар советы әгъзалары шулай ук гипс штольняләрендә булып, объектның уникаль геологик үзенчәлекләре белән танышты.