Җир участогының рөхсәт ителгән файдалану төре: нәрсә ул һәм ни өчен мөһим?
Дәүләт кадастр бәяләве эшләре башкаруда җир участогының рөхсәт ителгән файдалану төре (ВРИ) төп роль уйный.
ВРИ төшенчәсе
Вид разрешённого использования (рөхсәт ителгән файдалану төре) - бу җир участогына куелган закон нигезендәге максат, аның белән нинди эшчәнлек алып барырга мөмкинлеген билгели (мәсәлән, торак төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәүдә). ВРИ РФ Җир кодексы, РФ Төзелеш кодексы һәм Росреестрның 2020 елның 10 ноябрендәге № П/0412 саны боерыгы белән расланган классификатор нигезендә билгеләнә.
2022 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында 279 769 җир участогы күптөрле ВРИ белән теркәлгән, шуларның 37 105 – хаталы.
ВРИ "дөрес булмаган" яки "күптөрле" булганда кадастр бәясен исәпләү үзенчәлекләре
Милекчеләр ВРИ турында белешмәләрне ЕГРНга керткәндә еш кына бу процедурага тиешле игътибар бирмиләр, мәсәлән, төгәл булмаган формулировкалар күрсәтәләр яки «теләсә нинди очракка» территориаль зонада рөхсәт ителгән файдалануның барлык мөмкин булган төрләрен санап чыгалар. Күрсәтелгән гамәлләр кадастр бәясенең йомгаклау нәтиҗәсен бозуга китерә, еш кына зур якка.
Кадастр бәяләве автоматик рәвештә үткәрелә, исәпләүдә ЕГРНдагы җир участогының рөхсәт ителгән файдалану турындагы мәгълүматлар файдаланыла. Дәүләт кадастр бәяләве буенча Методик күрсәтмәләрнең I бүлеге 8 нче пункты нигезендә, җир участогының "күптөрле" яки "дөрес булмаган" рөхсәт ителгән файдалану төре булганда, кадастр бәясе объектны иң нәтиҗәле файдалану варианты буенча билгеләнә, ул максималь исәпләнгән бәяне тәэмин итә.
Күптөрле рөхсәт ителгән файдалану төре үрнәге:
Тагын бер хаталы очрак:
Фактик файдалану - "Шәхси торак йорт". Бу очракта кадастр бәясе җирле файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре буенча билгеләнә. Җир участогы Ж2 "Шәхси торак төзелеш зонасы"на карый, анда түбәндәге төп файдалану төрләре рөхсәт ителгән:
Иң "кыйммәтле" вариант - "кибет" булып чыга, нәтиҗәдә җир салымы арта.
Кабатлап әйтик, кадастр бәясе җир салымына йогынты ясый. Күчемсез милек объектлары милекчеләренә ЕГРНда булган рөхсәт ителгән файдалану төрләре турындагы мәгълүматларга игътибар итәргә кирәк. Мәгълүматлар дөресрәк булган саен, кадастр бәясе дә төгәлрәк билгеләнәчәк.
«Киләсе елда Татарстанда планлаштырылган чираттагы Дәүләт кадастр бәяләмәсе белән бәйле рәвештә без милекчеләргә күчемсез милек объектлары турындагы белешмәләрне вакытында тикшерергә һәм яңартырга киңәш итәбез", - дип билгеләп үтте ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов.
Аны ничек тикшерергә?