«Татарстан Республикасы мөлкәте витринасы» онлайн-сервисы эшли башлаганнан бирле 23 гариза кабул ителде

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы мөлкәте витринасы» яңа сервисы эшли башлаганга бер ай да юк, ә аның буенча инде 23 гариза килде. Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров ТР Төбәк белән идарә итү үзәге ярдәмендә оештырылган ТР Хөкүмәте аккаунтында туры эфирда хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы мөлкәте витринасы» – бу республика һәм муниципаль милектә булган файдаланылмый торган объектлар тупланган электрон мәйданчык.

Азат Кадыров сүзләренә караганда, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә эшли башлаган сервис әйләнештән чыгарылган, әмма киләчәктә файдалану өчен яраклы барлык биналар һәм помещениеләр турында мәгълүматны бер урында тупларга мөмкинлек бирәчәк. Проект «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта республикада әйләнештән чыгарылган 1040 күчемсез милек объекты бар, аларның гомуми мәйданы 400 мең кв.м. Шул исәптән – гаражлар, җир кишәрлекләре белән биналар, техник корылмалар һәм башка объектлар.

Һәр объектның карточкасында фотография, кадастр номеры, төзелеш елы, инженер челтәрләренә кушылуы һәм куллану вариантлары турында игътибар бар.

Порталга беренчеләрдән булып Әлмәт, Алексеевск һәм Менделеевск районнары биналары урнаштырылды, соңрак башкалар да кушылды: хәзерге вакытта Татарстанның 16 районында, шулай ук Казанда һәм Яр Чаллыда урнашкан 48 объект кертелде. Сайт ай саен тулыландырыла, әлеге эшне 2025 елның ахырына кадәр тәмамларга планлаштырыла.

Объект белән кызыксынган очракта, кулланучы гариза калдыра ала. Аны өстәмә мәгълүмат бирү өчен белгечкә юллыячаклар.

Азат Кадыров билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгать итүчеләр арасында иң популяр сорау – объект бәясе. Ел ахырына базар бәясе турындагы мәгълүмат күпчелек лотлар өчен барлыкка килер дип планлаштырыла: «Без бәяләү процессын оештырдык һәм бәясе булмаган барлык объектлар буенча мәгълүматны мөмкин кадәр тулыландырачакбыз, шулай ук аларның бәясен тәкъдим итәчәкбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International