23-26 июньдә Казан йөзү буенча Россия Кубогының финал этабын кабул итте. Су спорт төрләре сараенда бөтен илдән җыелган 60 команда ярышты. Алар шәхси бүләкләр өчен генә түгел, иң көчле регион исеме өчен дә көрәште.
Ярышта Илья Бородин, Кирилл Пригода, Евгения Чикунова, Дарья Клепикова, Светлана Чимрова, Арина Суркова, Роман Шевляков, Дарья Трофимова, Александр Щеголев, Владислав Гринев кебек илнең иң көчле йөзүчеләре катнашты.
Россия Кубогына Санкт-Петербург җыелма командасы ия булды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Азат Кадыйров җиңүчеләрне котлау тантанасында Россиянең су спорт төрләре Федерациясенең йөзү буенча спорт директоры, Олимпия уеннарының бронза призеры, дөнья һәм Ауропаның күпсанлы чемпионы һәм рекордсмены, Россиянең атказанган спорт мастеры Сергей Фесиков белән катнашты.
Кубок трансляциясенең язмасын ВКонтактеда Россия йөзү Федерациясенең рәсми битендә карарга мөмкин.