ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һәм аның карамагындагы учреждениеләрдә “Үтәли инвестиция агымы” проекты буенча эш дәвам итә.
Бу атнада Министрлыкта Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм "Росатом" Дәүләт корпорациясенең "Производственная система Росатом" АҖ "Үтәли инвестиция агымы" проекты кураторы Наталья Дубровская катнашында утырыш узды. Биредә шулай ук ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы профильле бүлекләре вәкилләре, республика районнарының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Утырышта катнашучылар “Торгларда җир кишәрлеген алу”, “Торглардан соң гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлеге урнашуы схемасын раслау” процедуралары буенча ясалган җитештерү анализын карадылар. Проблемалы моментлар буенча республиканың муниципаль районнары, Казанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, ТР Пространство планлаштыру институты вәкилләре сүз тотты. Бердәм килештерүләр кабинеты эш процессы хакында Татарстанның Пространство белешмәләре фонды вәкилләре сөйләде.
Утырыш ахырында катнашучылар муниципаль җир контролен үткәрүгә нәтиҗәле алымнар кертү буенча үзләренең тәкъдимнәрен әйтте.
Аннан тыш "Росатом" Дәүләт корпорациясенең "Производственная система Росатом" АҖ "Үтәли инвестиция агымы" проекты кураторы Наталья Дубровская чираттагы тапкыр Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына килде. Агымдагы елның апрелендә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының инициатив эшче төркеме, Наталья Юрьевна белән берлектә, шәһәр төзелеше документларын эшләгәндә барлыкка килгән вакыт югалтуларын бетерү максаты белән учреждениенең төп җитештерү процессларын карап чыкты.
Соңрак эшче төркем тарафыннан "Территориаль планлаштыру документларын эшләү буенча җитештерү процессларын камилләштерү" проекты булдырылды, биредә эшләрнең бөтен этаплары күрсәтелде: контракт имзалаудан алып башкарылган эшләрне тапшыру-кабул итү актын җибәрүгә кадәр.
Очрашу барышында катнашучылар документларны җитештерүгә йогынты ясаучы барлык проблемаларны һәм рискларны карап чыкты, аларны булдырмау юлларын өйрәнде.