Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында коррупциягә каршы тору буенча Комиссия утырышы узды. Биредә Министрлыкның Иҗтимагый советы вәкилләре, “Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр берлеге” башкарма директоры Олег Булгаков катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов үткәрде.
Коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча вазыйфаи зат Раилә Нуруллина Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең, шулай ук Министрлыкта дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва итүчеләрнең Россия Федераль салым хезмәтенең «ЕГРЮЛ», «ЕГРИП» мәгълүмат базаларын кулланып, эшкуарлык эшчәнлегендә катнашу таләпләренең үтәлешен тикшерү турында хәбәр итте.
Дәүләт мөлкәтеннән файдалану бүлеге җитәкчесе Лариса Шкаликова хәбәр иткәнчә, 2025 елның 6 аенда оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт мөлкәтеннән һәм даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында бирелгән җир кишәрлекләреннән файдалану өлешендә 49 учреждение тикшерелгән. 25 июньгә 991 социаль өлкә объекты (344 бина, 25 бүлмә, 159 җир кишәрлеге, 33 корылма һәм 428 автотранспорт техникасы) тикшерелгән, алар 49 учреждениенең оператив идарәсендә урнашкан. Тикшерүләр барышында кайбер хокук бозулар ачыкланды.
Олег Булгаков коррупциягә каршы эш максатында бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә хөкүмәт органнары өчен эксперт-консультацион ярдәм күрсәтү оештырылуы турында хәбәр итте.