Дәүләт кадастр бәяләү үзәге хезмәткәрләре Пермь белгечләре белән тәҗрибә уртаклашты

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Пермь шәһәрендә Идел буе федераль округы башкарма хакимият органнары Ассоциациясенең җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча масштаблы утырышы узды. Чарага ПФО бөтен төбәкләреннән 300-дән артык катнашучы, шул исәптән федераль ведомстволар вәкилләре, профиль министрлыклары җитәкчеләре һәм күчемсез милек белән җир ресурслары өлкәсендәге белгечләр җыелды.

Ассоцация эшендә Татарстан Республикасының Дәүләт кадастр бәяләү үзәге вәкилләре катнашты:
• Журавлев Вадим - кадастр бәяләү идарәсе башлыгы;
• Гвоздикова Анастасия - кадастр бәясе билгеләү секторы җитәкчесе.

Пленар утырышларда түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды:

  • Дәүләт кадастр бәяләү - методикларны камилләштерү һәм исәпләүләрнең ачыклыгын арттыру.
  • ЕГРН тулыландыру – ресурслар белән нәтиҗәле идарә итү өчен мәгълүматларның дөреслеген тәэмин итү.
  • Территорияләрнең салым потенциалын арттыру - җирләрне һәм күчемсез милекне оптималь файдалану.
  • Процессларны цифрлаштыру - кадастр исәбенә заманча технологияләр кертү
  • Территорияләрне комплекслы үстерү - уңайлы шәһәр мохите тудыру һәм файдаланылмаган объектларны икътисади әйләнешкә кертү.

Аерым игътибар Ил күләм пространство белешмәләре системасын үстерүгә һәм территорияләрне планлаштыру өчен мастер-планнар әзерләүгә юнәлдерелде.

Пермь өлкәсе губернаторы Дмитрий Махонин билгеләгәнчә, ПФО Ассоциациясе - ресурслар белән идарә итүдә бердәм карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирүче төбәкләр арасында элемтә төзүче мөһим платформа.

Ассоциациянең киләсе утырышы 2026 елда Түбән Новгород шәһәрендә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International