Июнь аенда кадастр бәясен билгеләү буенча җыелма мәгълүмат

2025 елның 1 июле, сишәмбе

«Дәүләт кадастр бәясе турында» 237-ФЗ 16 статьясының 1 өлешенә туры китереп, «ДКБҮ» ДБУ күчемсез милек объектларының, яңа исәпкә алынган күчемсез милек объектларының, ЕГРНга белешмәләр кертелгән очракта элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларының һәм ЕГРН белешмәләренә үзгәрешләр кертелгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгели, мәсәлән, җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану төре яки күчемсез милек объектының мәйданы үзгәргән, йә бина янындагы стеналарның материалын үзгәртелгән очракта.

2025 елның июнендә Дәүләт кадастр бәяләү үзәгенә әлеге закон буенча 52 979 күчемсез милек объекты керде.

Учреждение тарафыннан кадастр бәясе билгеләнгән күчемсез милек объектлары саны 14 242 тәшкил итте.

Шулардан:

  • җир кишәрлекләре – 6 965,
  • биналар – 4 254,
  • помещениеләр – 2 189,
  • корылмалар – 571,
  • төзелеп бетмәгән объектлар – 40,
  • машина урыннары – 223.

ЕГРН белешмәләренә кертелгән үзгәрешләр үз артыннан кадастр бяәсенә йогынты ясамаган күчемсез милек объектлары саны – 38 737.

Шулардан:

  • җир кишәрлекләре – 22 965,
  • биналар – 9 207,
  • помещениеләр – 4 049,
  • корылмалар – 773,
  • төзелеп бетмәгән объектлар – 30,
  • машина урыннары – 1 713.

“Дәүләт кадастр бәяләү үзәге” ДБУ кадастр бәясен билгеләү турындагы актны үзенең рәсми сайтында урнаштыра, шулай ук хокукка ия булучылар күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында ЕГРНнан актуаль белешмәләр белән өземтәне бушлай алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International