Татарстанда элек исәпкә алынган 800гә якын күчемсез милек объекты хокук ияләре турында мәгълүматсыз кала

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 30.12.2020 ел, № 518 Федераль закон нигезендә, Татарстанда элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча масштаблы эш дәвам итә. Шушы законны гамәлгә ашыру кысаларында бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларының хокук ияләре турында белешмәләр кертелә, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында яшәүдән туктаган объектлар кадастр исәбеннән алына.

Татарстан Росреестры белешмәләре буенча, 2021 елның уртасыннан — законны гамәлгә ашыру чорыннан башлап —төбәктә 694,4 мең күчемсез милек объектына карата эш башкарылган. Республиканың барлык районнарында да диярлек эшләр тәмамланган яисә ахырына якынлашып килә.

770 объект хокук ияләре турында мәгълүматсыз кала бирә, бу 0,1% тәшкил итә. Шуларның күбесе — 709, Казанда урнашкан.

Республика башкаласында хокук ияләрен ачыклау турындагы канун гамәлдә булган чорда барлыгы 125,7 мең күчемсез милек объекты (99,4%) эшләп чыгарылган.

«Исегезгә төшерәм, 2021 елда ук теркәлгән хокукларсыз Казан объектларының өлеше гомумреспублика күрсәткеченең 18%ын тәшкил иткән иде. Хәзер алар 126 меңнән 709 калган.

Без 4 ел эчендә зур алгарышка ирештек, һәм бу статистика гына түгел, ә Татарстан башкаласының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга керткән реаль өлеш. Бу юнәлештә эш элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча чаралар тәмамланганчы дәвам итәчәк»,  — дип сөйләде ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Киямов.   

Татарстан Росреестры җитәкче урынбасары Андрей Парамонов билгеләп үткәнчә: «Элек исәпкә алынган объектларның хокук ияләрен ачыклау турындагы Федераль закон дүрт ел гамәлдә. Шушы вакыт аралыгында Татарстан территориясендә, процесста катнашучыларның — дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының актив хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, бу эшне 99,9% ка башкарып чыктылар.

Шулай итеп, бүгенге көнгә 155 меңгә якын Хокук иясе ачыкланган, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына 127 меңнән артык хокук теркәлгән, 375 меңгә якын объект кадастр исәбеннән төшерелгән (гамәлдә булмаган яки бер-берсен кабатлаган).

Тулаем алганда, ЕГРН белешмәләренең тулылыгы һәм актуальлеге регионның социаль-икътисадый үсешенә һәм аның инвестиция климатына уңай йогынты ясый, шулай ук инфраструктура проектларын гамәлгә ашырганда милекчеләрнең хокукларын яклауны тәэмин итә».

Күчемсез милек объектының 518-ФЗ номерлы Закон кулланылышына эләгүен ничек аңларга?

Күчемсез милек объектына карата, бер үк вакытта түбәндәге шартларны үтәгәндә, аның хокук иясен ачыклау буенча чаралар үткәрергә кирәк:

  • күчемсез милек объекты элек исәпкә алынган;
  • күчемсез милек объектына хокуклар барлыкка килде һәм аңа хокук билгеләүче документлар яисә аңа хокукларны таныклаучы Документлар 1998 елның 31 гыйнварына кадәр рәсмиләштерелде (ягъни «күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында»1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр);
  • мондый хокуклар ЕГРНда теркәлмәгән.

Исегезгә төшерәбез, күчемсез милекнең тулы һәм төгәл реестрын формалаштыру чаралары ил күләм пространство белешмәләре системасы (НСПД) кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International