Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу киңәшмәсе узды

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә Архангельск өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы делегациясе  катнашында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу эшлекле очрашу узды. Делегация составында Архангельск өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Елена Добрынина һәм Җир ресурслары идарәсе һәм җир-икътисад политикасы бүлеге җитәкчесе Елена Шарыба булды.

       Архангельск өлкәсе коллегалары белән очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җитәкче хезмәткәрләре катнашты. Алар кунакларны министрлык эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

       Эшлекле киңәшмәдә мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итү өлкәсенә кагылышлы сораулар кузгатылды. Белгечләр үзара җир ресурсларын куллану нәтиҗәсен күтәрү, дәүләт катнашында оешмалар белән идарә итүне оптимизацияләү, муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү, мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендәге сораулары буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International