Артур Галиев Питрәч районында инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты

2025 елның 11 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов җитәкчелегендә Питрәч районында инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үтте.

Анда төрле оешма һәм ведомстволар, район администрациясе вәкилләре катнашты, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Артур Галиев чыгыш ясады.

«Строймаркет на Московском» һәм «Азия Фуд» компанияләре Питрәч районында гамәлгә ашыру өчен, яңа объектлар эшләтеп җибәрүне һәм эш урыннары булдыруны күздә тоткан проектлар тәкъдим иттеләр.

Киңәшмә барышында катнашучылар инфраструктура, җир кишәрлеге статусы һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Сөйләшү нәтиҗәләре буенча компанияләргә ике проектны да бердәм концепциягә берләштерергә һәм аны июль ахырына кадәр җентекләп эшләргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International