ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы гражданнарга законнардагы үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәклеген хәбәр итә.
2025 елның 21 июнендә «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Ул 2025 елның 3 июленнән үз көченә керә.
Әгәр элегрәк бүлеп бирелгән җир участогы хәрби хәрәкәтләр һәм (яисә) табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә файдалану өчен яраксызга әйләнсә, яңа нигезләмәләр нигезендә, күпбалалы гаиләләр һәм башка ташламалы категорияләргә ия гражданнар (Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән) кабат бушлай җир кишәрлеге ала алачак.
«Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 20 мартындагы 35 нче номерлы федераль законы белән РФ Җир кодексына өстәлгән норма нигезендә өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга, шулай ук РФ субъекты законнарында каралган очракларда башка гражданнарга элек милеккә бушлай бирелгән җир кишәрлегеннән, максатчан билгеләнеше һәм хәрби хәрәкәтләр һәм (яисә) табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә файдалану мөмкинлеге булмаса, җир кишәрлекләрен бер тапкыр бирү турындагы шарт кулланылмый», — дип сөйләде ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев.
Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора.