Әлмәттә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен “Кече сабантуй” үтте

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Әлмәттә узган «Кече сабантуй» быел Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан катнашучыларны җыйды.

Әлмәт шәһәр паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен традицион «Кече Сабантуй» узды.

Оештыручылар бай программа әзерләгән иде: иҗади мастер-класслар, спорт уеннары һәм ярышлар, шулай ук җирле артистлар чыгыш ясавы.

Бәйрәм кунакларын ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, Әлмәт муниципаль районында ТР социаль яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Гәрәев сәламләде. Алар беренче сыйныф укучыларына мәктәп җыелмалары тапшырды һәм шәһәрнең сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән актив шәхесләрен бүләкләде.

Исегезгә төшерәбез, киләсе елда «Кече Сабантуй» 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International