Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм партиясе китерелде

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә барып җиткән чираттагы гуманитар ярдәм партиясен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әзерләде.

Йөк составында: кайнар туклануны оештыру өчен кухня җиһазлары, өстәлләр һәм урындыклар, стеллажлар, батареялар, кондиционерлар, яктырткычлар, суыткычлар бар иде. Аның гомуми авырлыгы 20 тонна тәшкил итте.

“Йөк Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткән ихтыяҗлар нигезендә формалаштырылды. Якындагы арада без төзелеш материаллары белән тагын 3 фура җибәрергә планлаштырабыз", — дип билгеләп үтте ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International