Дәүләт кадастр бәяләү үзәге 2025 елның I яртыеллыгына йомгак ясый

2025 елның 18 июле, җомга

2025 елның беренче яртыеллыгында Дәүләт кадастр бәяләү үзәгенә кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча 193 мөрәҗәгать килгән.

2022-2023 елларда Татарстан Республикасында барлык категориядәге җирләрне һәм капиталь төзелеш объектларын кадастр бәяләве эшләре йомгаклары буенча 2025 елның беренче яртыеллыгында “Дәүләт кадастр бәяләү үзәге”нә 193 мөрәҗәгать кергән. Бу Татарстан Республикасында 2022-2023 елларда барлык категорияле җирләр һәм капиталь төзелеш объектлары буенча үткәрелгән кадастр бәяләве эшләре нәтиҗәсе белән бәйле.

2024 елның гыйнварыннан учреждениегә яңа төзелгән һәм элек исәпкә алынган барлык категориядәге җир кишәрлекләрен һәм капиталь төзелеш объектларын бәяләү вәкаләтләре тапшырылды.

2025 елның беренче яртыеллыгында өстәмә бәягә 797 143 күчемсез милек объекты килде — бу эш күләменең шактый артуын күрсәтә.

План буенча базар хисаплары һәм экспертизалар буенча бәяләмәләр әзерләү эшләре башкарыла. 2025 елның 1 яртыеллыгында учреждениегә карауга барлыгы 353 хисап кергән. Түбән сыйфатлы хисаплар буенча хокук бозучы бәяләүчеләрнең үзлегеннән җайга салына торган оешмага (СРО) шикаятьләр җибәрелә. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча бер бәяләүче 3 елга һөнәри эшчәнлеккә тыю белән үзлегеннән җайга салына торган оешмадан (СРО) чыгарылган.

 “Дәүләт кадастр бәяләү үзәге” ДБУ белгеләре тарафыннан бәяләрнең төгәллеген тәэмин итү өчен, кадастр бәясен билгеләгәндә мәгълүматны җыю, эшкәртү, системалаштыру һәм туплау, шул исәптән базар мәгълүматын эзләү һәм верификацияләү, объектларның характеристикаларын мәгълүматлар базасына кертү, объектларның җитешмәгән характеристикаларын төгәлләштерү буенча даими чаралар үткәрелә. 2025 елның 1 яртыеллыгында күчемсез милек объектлары буенча 13 954 актуаль базар тәкъдиме җыелган.

 “Дәүләт кадастр бәяләү үзәге” ДБУ Татарстан Республикасында кадастр бәясенең төгәллеген, объективлыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен эш методларын камилләштерүне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International