Казанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы буенча киңәшмә узды

2025 елның 29 июле, сишәмбе

2025 елның 29 июлендә Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан оештырылган киңәшмә узды. Бу чара, 2025 елның 21 июленнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү кысаларында,  ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче  “Батырлар. Татарстан геройлары” республика программасы җиңүчеләре өчен, яңа мәгариф проектын эшләтеп җибәрү уңаеннан үтте.  

Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр аппаратлары җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы министрлыкларының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча бүлекчәләре вәкилләре катнашты. Чара барышында Департамент җитәкчесе А.Н.Белов проектның төп максатлары, бурычлары һәм сроклары турында җентекләп сөйләде.

 “Батырлар. Татарстан геройлары” программасының төп максаты — махсус бурычларны үтәгәндә батырлык күрсәткән кешеләргә булышу һәм һөнәри белем бирү. Проект ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга гражданлык тормышына ияләшергә ярдәм итү, шулай ук киләчәк үсеше һәм җәмгыяттә үз урынын табу өчен яңа белем алу мөмкинлекләре тудыруга юнәлдерелгән.

А.Н.Белов үз чыгышында проектның ветераннарны төбәкнең актив тормышына җәлеп итүдә һәм аларның социаль статусын ныгытуда мөһим әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, укулар заманча методикалар буенча алып барылачак.

Киңәшмәдә проектны гамәлгә ашыру сроклары да билгеләнде: укулар якын арада башланачак һәм берничә ай дәвам итәчәк. Программа кысаларында катнашучыларның шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән семинарлар, мастер-класслар, тренинглар һәм, ниһаять, эш урыны буенча стажировкалар уздыру планлаштырыла. “Батырлар. Татарстан геройлары” проектын башлап җибәрү, Ватанны саклауга көчләрен һәм тәҗрибәләрен биргәннәргә ярдәм итүдә мөһим адым булды. Бу рәхмәт белдерү генә түгел, ветераннарның тормыш сыйфатын яхшырту, моның өчен шартлар тудыру һәм аларга җәмгыятьтә үз урынын табырга ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International