Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында Лаеш районы белән «Муниципаль сәгать» узды. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев катнашты.
«Муниципаль сәгать»не ачып, Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина: “Татарстанның Лаеш районы шәхси инвестицияләр буенча тотрыклы рәвештә алтынчы урында тора”, — дип белдерде.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов икътисадый күрсәткечләр, яңа җитештерү мәйданчыклары, «Казан марина» курорт үзәген булдыру һәм башкалар турында сөйләде.