“Хезмәт кешесе” илкүләм премиясе Россия төбәкләренең күренекле кешеләренә биреләчәк

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Премия Россия төбәкләрендә эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга һәм хезмәт казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының  VIII чакырылыш  төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисенең беренче урынбасары, Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе (БСП) фракциясе җитәкчесе урынбасары, «Бердәм Россия» БСП Генераль советы әгъзасы, «Үзеңнекен сайла» федераль партия проекты координаторы Сергей Морозов һәм Индивидуаль яклау чараларын әзерләүчеләр, җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр ассоциациясе президенты Владимир Котов яңа еллык премия тәкъдим иттеләр. Ул икътисадның реаль секторы хезмәткәрләренең казанышларын тану символы булачак.

Җиңүчеләрне сайлап алу түбәндәге критерийлар буенча узачак:

 “Технологик лидер”: инновацион технологияләр керткән, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәргән, яңа продуктлар һәм чыгу юллары уйлап тапкан хезмәткәрләр;

 “Иң яхшы остаз”: яшь белгечләрнең һөнәри аякка басуына зур өлеш керткән, кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм иткән, тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшырган хезмәткәрләр;

“Яшь белгеч”: һөнәри эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешкән, инициатива һәм һөнәри үсешкә омтылыш күрсәткән яшь хезмәткәрләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр);

“Гаилә хезмәт династияләре”:  гаиләдә ким дигәндә өч буын бер һөнәр иясе булган хезмәткәрләр яки гаиләнең барлык әгъзаларының бер һөнәрдә яки бер предприятиедә гомуми хезмәт стажы кимендә 50 ел тәшкил иткән гаилә вәкилләре;

“Ветераннар советы”: хезмәт традицияләрен һәм тупланган тәҗрибәне саклауга зур өлеш керткән предприятиеләрнең атказанган хезмәткәрләре оешмасы җитәкчесе яисә вәкиле;

“Хезмәт патриотик тәрбиясе”: Ватанга мәхәббәтләре сүзләрдә генә түгел, ә гамәлләрендә дә чагыла торган гражданнар үстергән, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә күпьеллык уңышлы тәҗрибәсе булган оешма җитәкчесе яки вәкиле;

Һәр төбәктә өч лауреат булачак. Төбәк оештыру комитетлары алты критерийның кайсылары буенча сайлап алыначагы турында карарны мөстәкыйль кабул итә.

“Хезмәт кешесе” илкүләм премиясе өч этапта үтәчәк: төбәкләрдәге предприятиеләргә һәм оешмаларга премияне үткәрү сроклары һәм тәртибе турында төбәкнең оештыру комитетлары тарафыннан мәгълүмат ирештерү, заявкалар кампаниясенә старт бирү һәм катнашуга гаризалар җыю; бирелгән заявкаларны сайлап алу һәм бәяләү, премиянең төбәк этабында җиңүчеләрне билгеләү; үзәк оештыру комитеты тарафыннан төбәкләрдән килгән җиңүчеләр анкеталарын җыю һәм эшкәртү, исемлекләрне раслау.

Бүләкләү Мәскәүдә 2025 елның 11-14 ноябрендә “Хезмәт куркынычсызлыгы һәм аны саклау” 29 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы мәйданчыгында үтәчәк.

Теркәлү 16 июньдә biotexpo.ru сайттында ачылган.

Премия лауреатларына кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле билгеләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International