Бүгенге көндә республика алдында торак пунктларның чикләрен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү бурычы тора. Шуны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов һәм җитештерү идарәсе башлыгы Владимир Кандалинцев бүген эш визиты белән Кама Тамагы районында булдылар.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыхов белән очрашу барышында торак пункт чикләрен бердәм дәүләт торак реестрына кертү турында сүз алып барылды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы пространсво белешмәләре фонды тарафыннан Кама Тамагы районына кергән Олы Карамалы авыл җирлеге һәм Олы Керкәле авыл җирлекләренең генераль планнары эшләнә.