Республика мөлкәт казнасы 1 нче яртыеллык йомгаклары буенча хисап тотты

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган киңәшмәдә Республика мөлкәт казнасы директоры Анатолий Демидов учреждениенең 2025 елның 1 яртыеллыгында башкарылган эше турында хисап тотты.

«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе дәүләт йөкләмәсе нигезендә гомуми мәйданы 180,9 мең кв.метр булган биналарны, урыннарны һәм җир кишәрлекләрен, шулай ук мәйданы 27,5 мең кв. метр булган торак урыннарны карап тотуны һәм алар белән идарә итүне гамәлгә ашыра. Учреждение Татарстан Республикасының милек хокукын һәм күчемсез мөлкәт объектларына, шул исәптән җир кишәрлекләренә башка хокукларны теркәүне тәэмин итә. 2025 елның беренче яртыеллыгында теркәлүгә 5 022 гариза электрон рәвештә бирелгән.

Хисап чорында 61 аукцион билгеләнгән, шуларның 32се уңышлы узган. Аукционнар үткәргәндә 37 объект чит оешмалар өчен арендага бирелгән, 20 автомобиль сатылган, 1 объект сатылган. 2025 елның беренче яртыеллыгында шундый 47 аукцион үткәрелгән.

2025 елның беренче яртыеллыгында учреждение хезмәткәре тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы комиссиясе составында, республика учреждениеләренә оператив идарә итү хокукуында беркетелгән, дәүләт мөлкәтеннән тиешенчә файдалануга 49 күчмә тикшерү уздырылган.

Хисап чорында күп балалы гаиләләргә 400 комплект җир кишәрлеге бирү турындагы документлар комплектын әзерләү һәм тикшерү планлаштырылган иде, чынлыкта исә 421 документ комплекты каралды, 296 җир кишәрлеге бирелде.

2025 ел башына «Республика милек казнасы» ДБУ куллануында ятим балалар өчен 238 фатир булган. Ятим балалар өчен учреждениегә өстәмә фатирлар тапшыруны һәм хосусыйлаштыруны исәпкә алып, беренче яртыеллык ахырына учреждениенең оператив идарәсендә ятим балалар исәбендәге затлар өчен 661 фатир кала.

Учреждение торак урыннарны гражданнар милкенә тапшыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтә. Хисап чорында гражданнарның 170 гаризасы каралды, 47 фатир хосусыйлаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International