ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җибәрелгән чираттагы гуманитар ярдәмне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Матди тәэмин итү идарәсе белән бергәлектә әзерләде.

Йөк составында тәрәзә рамнары һәм пыялалары, бүлмәара ишекләр, урындыклар, төрле вак җиһазлар бар иде. Аның гомуми авырлыгы 30 тонна тәшкил итте.

“Гуманитар ярдәм Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан алган ихтыяҗлар исемлеге нигезендә формалаша. Бу юлы без тагын да күбрәк кирәкле әйберләр җибәрәдек һәм якын арада гуманитар ярдәм белән тагын берничә йөк машинасын озатырга планлаштырабыз”, — дип билгеләп үтте ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.

“Хәзер азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү бик мөһим. Бүген ярдәмгә мохтаҗ булганнарга без генә ярдәм күрсәтә алабыз. Аларга булышып, без үзебезгә дә кешелеклерәк булырга ярдәм итәбез”, — дип өстәде ТР Матди тәэмин итү идарәсе директоры Равиз Хәбибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International