Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә һөнәри үсешенә

2025 елның 8 августы, җомга

Төбәкнең тотрыклы үсешенә йогынты ясаган төп факторларның берсе — җир ресурслары һәм мөлкәт белән нәтиҗәле идарә итү. Татарстан Республикасы бу юнәлешне актив үстерә, әлеге катлаулы һәм динамикалы үзгәрүче өлкәдә югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен ныклы нигез булдыра.

ТР Рәисе җитәкчелегендәге Стратегик инициативалар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төбәктә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри үстерүнең комплекслы программасы гамәлгә ашырыла. Белгечләрнең компетенцияләрен күтәрү максатыннан  ТР Рәисенең 2018 елның 18 августындагы ПУ-574 номерлы Фәрманы белән республикада стажировка мәйданчыклары булдырылды.

 “Мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру, мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм башкалар” программасы буенча 2018 елдан алып Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан  14 стажировка уздырылган.

Шулай ук квалификация күтәрү максатында ТР Рәисе Р.Н.Миңнеханов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ярдәмендә, Россия күләменнән танылган белгечләрне чакырып, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) җитәкчеләре өчен шул өлкәгә караган законнар һәм практик эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләрен аңлату буенча семинарлар һәм “түгәрәк өстәлләр” үткәрелә.  

5 ел эчендә 8 семинар үткәрелгән, шуларның һәрберсендә 100 муниципаль хезмәткәр катнашткан. Агымдагы елда шулай ук яңа белем бирү семинарлары уздыру планлаштырыла, алар тагын да күбрәк белгечләргә үз квалификацияләрен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Рәис Р.Миңнехановның җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә комплекслы якын килүе һәм ярдәме нәтиҗәсендә, Татарстан республика һәм аның халкы мәнфәгатьләрендә катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәргә сәләтле көчле профессионаллар командасын төзи.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International