Гүзәл Хәбетдинова һәм Азат Кадыйров «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә старт бирде

2025 елның 8 августы, җомга

Яңа уку елы башланыр алдыннан Әлмәт районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән традицион хәйрия акциясе башланды

Бу инициатива 2007 елда Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев тәкъдиме белән барлыкка килгән. Ул елдан-ел Әлмәт халкын мохтаҗларга ярдәм итү теләге белән берләштерә.

Быел 250 яшь әлмәтле ярдәм алачак.

Бүген, Ринат Галиев урамы, 23 нче йорт ишегалды бәйрәме вакытында, район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы, беренче сыйныфка баручы 8 балага уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп рюкзаклары тапшырды.

Әлеге әкциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Үз өлешләрен кертергә теләүчеләр Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсенә (Р.Фәхретдин урамы, 50/1, 301 кабинет) мәктәп кирәк-яраклары алып килә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International