ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан республикасы милкендәге өченче зат хокукларыннан азат булган мөлкәтне арендалау шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары игълан итте.
Гомуми мәйданы 1 192 кв. м тәшкил иткән торак булмаган бина: Татарстан Республикасы, Бөгелмә муниципаль районы, Бөгелмә шәһәре, Төзелеш урамы, 16 йорт адресы буенча урнашкан.
Аренда, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, үзмәшгуль гражданнар өчен, озак срокка һәм ташламалы шартларда биләү һәм (яисә) файдалану хокукында каралган.
Аренда килешүенең гамәлдә булу вакыты — 6 ел.
Аренда бәясе:
Максатчан билгеләнеше:
Аукционнар уздыру турында мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган
Хәбәрнамә номеры № 21000002330000000413, лот №1
Аукционны үткәрү урыны: «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы” АҖ электрон мәйданчыгы — sale.zakazrf.ru.
Аукционны үткәрү вакыты һәм датасы 05.09.2025.
Башлана: 09 сәгать 00 минутта (аукцион процедурасын үткәрү вакыты электрон мәйданчык эшли торган җирле вакытка туры килә).
Аукцион сатуларында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлану вакыты: 02.09.2025 — сәгать 17:00.
Карауны оештыру, аукционнарда катнашу өчен гариза рәсмиләштерү, өстәмә мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча эш көннәрендә 09:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне 15:45кә кадәр (төшке аш 11:45 дән 12:30 га кадәр) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Казан ш., Вишневский ур., 26 й., телефон: 264-30-81 (эчке. тел.: 2-39), 221-40-32, электрон почта аша: imkazna@mail.ru
Җаваплы зат — Прокофьева Елена Александровна.
Электрон мәйданчыкта сату-алуда катнашу мөмкинлеге турында өстәмә мәгълүмат алу буенча Мәскәү вакыты белән дүшәмбедән җомгага кадәр 8:30дан 16:00гә чаклы техник ярдәм хезмәтенә — 212-24-25 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (sale@mail.zakazrf.ru).
Игътибар! Аукцион сатуларда катнашуга Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган кече һәм урта эшмәкәр субъектларының Бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, шулай ук шәхси эшмәкәр булмаган һәм «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затлар гына рөхсәт ителә.
Хокуклары аренда шартнамәсе буенча тапшырыла торган дәүләт мөлкәтенең урнашу урыны, исеме, мәйданы, айлык аренда түләвенең башлангыч (иң түбән) бәясе (лот бәясе), шартнамәнең гамәлдә булу срогы, фотографик материалларны “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен аукционнар һәм конкурслар” бүлегендә табарга мөмкин.