Татарстанда җир кишәрлекләре һәм мөлкәт буенча аренда түләүләре буенча бурыч 10,84 млн сумга кимегән

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җир кишәрлекләрен һәм мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча бурычларны киметүдә системалы эш алып бара. Соңгы 5 елда бурычны 2 тапкырга киметүгә ирешелде — 542,33 млн. сумнан 269,46 млн. сумга кадәр.

Шул исәптән җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурыч 243,14 млн сумга, милек буенча — 29,73 млн сумга кимегән. Агымдагы ел башыннан бурыч 10,84 млн сумга кимегән.

 “Бу мәсьәләгә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәләрендә аерым игътибар бирелә. Аренда түләүләре һәм мөлкәттән нәтиҗәле файдалану буенча бюджет алдындагы бурычларны киметү эше дәвам иттереләчәк”, — дип билгеләп үтте Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International