Гаилә — җәмгыятьне яклауның алгы сызыгы
Баланың әхлакый компасы барлык законнар һәм җәзалардан көчлерәк нәрсә формалаштыра? Әлбәттә, ата-аналар үрнәге. Әнисе яки әтисе тәкъдим ителгән ришвәттән баш тарту яки шикле “хезмәт” тән файдаланмау турында ачыктан-ачык сөйләшкәндә, бала алардан гомерлеккә кыйммәтле дәрес ала.
Коррупциягә каршы көрәшнең 5 шарты:
1. Шәхси үрнәк: балалар күрә һәм кабатлый
Гаделлек турында сөйләп кенә калмагыз, намус белән яшәгез. Кибетче биргән артык акчаны кире кайтаруыгызны яки лаексыз өстенлекләрдән баш тартуыгызны күреп, бала бер китап та бирә алмаган дәрес ала.
2. Сөйләү урынына фикер алышу
Гаиләдә катлаулы этик мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүне гадәткә кертегез. Баладан: “Әгәр сиңа намуссыз юл белән яхшы билге алырга тәкъдим итсәләр, нишләр идең?”, — дип сорагыз. Мондый сөйләшүләр әхлакый интеллектны теләсә нинди әхлак тәгълиматларына караганда яхшырак үстерә.
3. Абстракт төшенчәләр урынына чын тарихлар
“Безнең шәһәрдә күптән түгел ришвәт алган түрәне кулга алдылар”. Конкрет мисаллар коррупция проблемасын балалар өчен аңлаешлы итә.
4. Шикләнеп карау тәрбияләү
Баланы уңайсыз сораулар бирергә өйрәтегез: “Ни өчен бу кеше конкурстан башка гына шул вазыйфаны алды?”, “Күршебезгә гади хезмәт хакы белән генә шундый кыйммәтле машина ничек сатып ала алган?"
Тәнкыйди фикерләү — коррупциягә каршы иммунитет булдыра.
5. Гаделлек өчен бүләк
Бала катлаулы ситуациядә принципиальлек һәм намуслылык күрсәтсә, бу аерым мактауга лаек. "Мин синең намуслы эш итүең белән горурланам, гәрчә бу җиңел булмаса да", — дип матди яктан кызыксындыру түгел, ә аның сайлавын чын күңелдән хөрмәт итү.
Киләчәккә инвестицияләр
Коррупциягә каршы тәрбия — кыска вакытлы проект түгел, ә киләчәккә озак вакытлы инвестиция. Бүген намуслы балалар тәрбияләп, иртәгә гадел җәмгыять төзибез — анда карарлар конверт күләменә карап түгел, ә хезмәтләр нәтиҗәләре буенча кабул ителә.