“Батырлар. Татарстан геройлары” программасы кысаларында махсус хәрби операция ветераны Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эше белән таныша башлады

2025 елның 16 августы, шимбә

ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Рөстәм Сабировны министрлык астында эшләүче 2 ведомство учреждениесе директорларына тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Батырлар. Татарстан геройлары” программасы кысаларында, махсус хәрби операция ветераны Министрлык эше белән барлык дәрәҗәләрдә танышачак.

«Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Равиз Хәбибуллин очрашу барышында учреждения эшчәнлегенең юнәлешләре турында сөйләде.

«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Анатолий Демидов учреждениенең беренче яртыеллык йомгаклары буенча статистикасын тәкъдим итте.

 “Якын арада Рөстәм Сабировны ТР Пространство белешмәләре фонды һәм дәүләт кадастр бәяләү үзәге эшчәнлеге белән дә таныштырырбыз. Аның безнең өлкәдә тәҗрибәсе һәм төрле мәсьәләләргә үз карашы бар. Рөстәмнең тәкъдимнәрен бик теләп кабул итәргә әзербез”, — дип сөйләде ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International