«Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында «РОСТКИ» III Халыкара форумы кысаларында «Дәүләт идарәсен һәм икътисадны үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» сессиясе узды. Аны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе оештырды. Анда ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов катнашты.
Чараның төп асылы илдә эшлекле климатны яхшыртырга, хокукый агарту дәрәҗәсен күтәрергә һәм эшмәкәрлек мохитендә коррупция практикаларына тотрыклы тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, коррупциягә каршы стандартлар эшләүгә юнәлтелде.
Халыкара экспертлар, шул исәптән Кытай Халык Республикасы белгечләренең катнашуы чараның зур кыйммәткә ия булуын раслады. Бу эре предприятиеләр, региональ хакимият органнары һәм иҗтимагый институтлар вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудыра.
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы Казанда 18-19 августта уза. Бу Россия Федерациясе төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасы провинцияләре арасында эшлекле һәм мәдәни алмашу мәйданчыгы.