Чаллыда күп балалы гаиләләр белән очрашу узды

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Чаллыда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов үткәрде. Очрашуда шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Азат Хамаев, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм күп балалы гаиләләрнең инициатив төркеме катнашты.

Әйтик, 2025 елның 18 нче августында 9 488 гаиләне гариза бирүчеләр санына кертү турында карар кабул ителгән, гомуми өлешле милеккә 3 410 җир кишәрлеге бирелгән. 6 078 гаиләгә җир кишәрлеге бирәсе калды.

Элек җир кишәрлекләре Тукай районында бүленеп бирелде.

2025 елның 5 январендә Татарстан Республикасы Җир кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә Чаллы шәһәрендә даими яшәүче күпбалалы гаиләләргә якындагы тугыз муниципаль районда урнашкан җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге билгеләнде.

2025 елның 28 январендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры һәм Прокуратурасы катнашында уздырылган киңәшмә нәтиҗәләре буенча 1500 җир кишәрлеген төзү һәм шәһәр милкенә тапшыру планы расланды.

Хәзерге вакытта төзелгән контрактлар нәтиҗәләре буенча 1 440 кишәрлек кадастр исәбенә куелган, 302 участокка карата манлау (межевания) эшләре бара. Чаллының күп балалы гаиләләре 555 участок сайлаган инде.

Хәзерге вакытта Тукай районында өстәмә тәкъдим ителгән 150 участокны бүлү (аеру) аукцион документациясе әзерләнгән. Бу эш дәвам ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International