Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Ленин мәйданында «Татнефть»компаниясенең 75 еллыгына багышланган театральләштерелгән тамаша булды.
«Татнефть»нең төрле бүлекчәләре хезмәткәрләренең тантаналы парады компаниянең көчен һәм бердәмлеген ачык күрсәтте.
Чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ТР Рәисе төбәкләр үсеше, шәһәрләр, фәнни мәктәпләр һәм хезмәт династияләре булдыру өчен нефть-газ комплексының әһәмиятен ассызыклады. Ватанны саклаучылар елы уңаеннан сугыш һәм сугыштан соңгы елларда Татарстан нефтьчеләренең хезмәт батырлыгы турында искә алды.
Узган ел республикада 33,8 млн тонна нефть чыгарылган, аның күп өлеше ТАНЕКО һәм югары тирәнлектәге эшкәртүле ТАИФ-НКда эшкәртелә.
Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләренә, «Транснефть-Прикамье» га һәм «Газпром» предприятиеләренә республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук нефть химиясендә, биотехнологияләрдә һәм энергетикада импортны алмаштыру буенча масштаблы проектларны билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Рәисе ассызыклаганча, нефтьчеләрнең хәзерге буыны, инновацияләр кертеп, традицияләрне лаеклы дәвам итә.
Юбилей елында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән «Татнефть» компаниясе «Фидакарь хезмәт өчен» орденына лаек булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән зур өлеше, хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен компания шулай ук «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» республика исемен алды.
«Бу бүләкләр — нефтьчеләрнең күп буыннары казанышы һәм ил, республика, нефть тармагы үсешенә керткән өлешебезне тану", — дип билгеләп үтте үз чыгышында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов.
Тантаналы чара дәүләт һәм нефть тармагы бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.