Географик объектларның атамалары каталогын татар телендә алып бару тәртибе расланды
Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Республиканың географик объектлары исемнәренең каталогын татар телендә алып бару ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы астында эшләүче — ТР пространство белешмәләре фонды эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.
Фонд, мәдәни мирасны саклауны тәэмин итеп, республиканың географик объектлары исемнәрен татар телендә эзли һәм төгәлләштерә. Мәгълүматны рәсми документлардан һәм җирле үзидарә органнары белешмәләреннән җыялар.
Каталогның соңгы версиясе 2021 елда басылып чыкты һәм анда торак пунктларның исемнәре, теркәлү номерлары һәм объектларның типлары алфавит эзлеклелегендә күрсәтелгән.
Параллель рәвештә Фонд башка типтагы географик объектларның атамаларын төгәлләштерү буенча да эш алып бара: елгалар, урманнар, таулар, сазлыклар, чокырлар, пристаньнар, урманнар, кордоннар, урман просаннары, тукталыш пунктлары һ. б.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы территориясендә 4 664 географик объект урнашкан (исемнәре рус телендә).
Хәзерге вакытта Фонд тарафыннан татар телендә 4 558 исемдәге географик объект формалаштырылган. Бу юнәлештә эшләр әле дәвам итә, аларның нәтиҗәләре каталогның быел чыгачак яңа версиясендә бастырылачак.