Татарстанлыларның автомобиль оту мөмкинлеге бар!

2025 елның 12 сентябре, җомга

14 сентябрьдә, Татарстан рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау көнендә #ТатарстанАлга # ВсейСемьейНаВыборы фотоконкурсы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча автомобиль яки смартфон отарга мөмкин.

Конкурста катнашу өчен:

- Тавыш биргәннән соң сайлау участогы янында махсус беләзек алырга.

- Беләзекләрне киеп, бинаның тышкы ягында ТР сайлау участогы фонында гаилә белән фотога төшәргә.

- Фотода сайлау участогына керү (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш.

- Фотода ким дигәндә 1 кешенең махсус беләзеге күренеп торырга тиеш.

Фотоны «ВКонтакте» дагы шәхси битендә 14 сентябрьдә 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр #всейсемьянавыборы һәм #Татарстаналга (катнашучының социаль челтәрдәге бите фотоконкурс уздыру вакытында ачык булырга тиеш) хештеглары белән урнаштырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International