Азат Кадыйров Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирде

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Бердәм тавыш бирү көнендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров сайлау участогына гаиләсе белән килде.

"Бүген Татарстан тарихында чираттагы мөһим вакыйга, шуңа күрә читтә калырга ярамый, Сайлауга һичшиксез барырга һәм үз тавышыгызны бирергә кирәк. Соңгы елларда республика үсешендә икътисадта, сәнәгатьтә, халыкара хезмәттәшлектә һәм башка өлкәләрдә зур адым ясалды. Татарстанның алга таба да актив үсешенә ышанам", — дип билгеләп үтте ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.

ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлеген өйрәнүче СВО ветераны Рөстәм Сабиров бүген беренчеләрдән булып үз сайлау участогына барып, һәр тавышның мөһимлеген билгеләп үтте.

Соңгы елларда республикабыз Җир-мөлкәт өлкәсендә зур уңышларга иреште. Татарстан уңайлы онлайн-ресурс — “Ил күләм пространство белешмәләре системасы”н сынап караган төбәкләренең берсе. Республика халкы дәүләт хезмәтләре кабинеты ярдәмендә үз мөлкәте белән мөстәкыйль идарә итә, шулай ук төзелеш, бизнес һәм башка бик күп эшләр өчен яңа участоклар сайлый ала.

Мәшәкатьле мөлкәт буенча да күләмле эшләр башкарылды. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый объектларны муниципаль милеккә рәсмиләштерергә, шулай ук файдаланылмый торган барлык объектларны әйләнешкә кертергә кушты. Татарстанның инвестиция порталында алар өчен махсус «ТР мөлкәте витринасы» проекты булдырылды. Хәзер витринада республиканың төрле районнарыннан инвесторлар өчен 300дән артык объект урнаштырылган, аларның 40гына заявка алынган, ә 11нә беренче сатулар үткәрелә. Тулаем республика буенча җир кишәрлекләрен үзләштерүгә контроль көчәйтелгән, авария хәлендәге дәүләт һәм муниципаль мөлкәт бердәм исемлеккә рәсмиләштерелгән.

Мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча бурычларны киметү буенча даими эш алып барыла. Татарстан IT-белгечләре тарафыннан эшләнгән муниципаль һәм дәүләт мөлкәтенең тулы исемлеге булган уникаль бердәм система эшләтеп җибәрүгә әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International