Азат Кадыйров «Россия җирләре» күргәзмә-форумында катнашты

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

16-17 сентябрьдә Мәскәүдә «Россия җирләре» Бөтенроссия күргәзмә-форумы оештырылды. Анда ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров та катнашты.

Быел күргәзмә-форумга Россиянең 55 төбәгеннән 1543 катнашучы килде, 35 конференция, түгәрәк өстәл, мастер-класслар, семинарлар үткәрелде, шулай ук 17,5 мдрд сумлык 13 инвестиция проектын тәкъдир итү булды.

Сессияләр кысаларында кадастр бәясе, салым администрациясе, җир хокукы, тармакны цифрлаштыру мәсьәләләре, шулай ук җирләрдән агросәнәгать һәм девелоперлык проектлары өчен файдалану перспективалары каралды.

«Россиянең җир потенциалы: файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру» пленар сессиясе форум программасының төп чарасы булды. Анда белгечләр файдаланылмый торган җирләрне икътисадый әйләнешкә кертү буенча төп тәкъдимнәр, шулай ук территорияләрне комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International