Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа җитәкче — Фәнил Әһлиуллинны тәкъдим итте. Ул моңа кадәр ТР вице-премьеры вазыйфасын биләгән һәм шефлыкка алынган Лисичанск, Рубежное шәһәрләре белән җитәкчелек иткән иде.
Азат Кадыйров “Ил күләм пространство белешмәләре системасын” тулыландыруны оештыру, торак пунктларның чикләрен билгеләү, файдаланылмый торган мөлкәтне хуҗалык әйләнешенә кертү, унитар предприятиеләрне реформалаштыру һәм дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итү буенча бердәм мәгълүмат системасын эшләү буенча зур эш башкарды, дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин. “Бу эштә сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Минемчә, яңа җаваплы постта да үзегезне күрсәтә алырсыз”, — диде беренче вице-премьер.
Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанның шефлыкка алынган территорияләрендә Фәнил Әһлиуллин алдына куелган барлык бурычларның да сыйфатлы үтәлүен билгеләп үтте. «Министрлык кысаларындагы бурычлар элеккечә, әмма күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирүгә аерым игътибар бирергә кирәк булачак", - дип өстәде ул.
Азат Кадыйров 2009 елдан спорт һәм социаль проектлар дирекциясе җитәкчесе урынбасары булып эшли, ә 2013 елдан шул ук оешманы җитәкли. 2020 елда ул Россия спорт министрының беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2024 елның июнендә Азат Кадыров Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булды, ә хәзер ТР Яшьләр эшләре министры вазифасына күчте.
Фәнил Әһлиуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 1995 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарында хезмәт итә. 2019 елның сентябреннән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын били. 2024 елдан ул ТР вице-премьеры итеп билгеләнде һәм аңа Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу мәсьәләләрен хәл итү йөкләнде.
Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанның шефлыкка алынган территорияләрендә Фәнил Әһлиуллин алдына куелган барлык бурычларның да сыйфатлы үтәлүен әйтеп китте. «Министрлык кысаларындагы бурычлар элеккечә, әмма күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирүгә аерым игътибар бирергә кирәк булачак", — дип тә өстәде ул.