Халыкара KAZAN DIGITAL WEEK – 2025 форумының катнашучылары — Смоленск өлкәсе Милек мөнәсәбәтләре министры Елена Мекаревская, Ярославль өлкәсе Милек мөнәсәбәтләре министры вазифаларын башкаручы Елена Ермолаева, шулай ук Новосибирск өлкәсе Милек һәм җир мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе Роман Шилохвостов — төбәкара тәҗрибә алышу кысаларында Казан шәһәрендәге Дәүләт кадастр бәяләү үзәген (ДКБҮ) зиярәт иттеләр.
Очрашу дәвамында ДКБҮ директоры Лена Хамзина Үзәкнең эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады, учреждение белгечләре тарафыннан эшләнгән кадастр бәяләүнең уникаль ысулын куллану мәсьәләләрен яктыртты һәм аны гамәлдә куллануның практик мисалларын таныштырды.
Мероприятие югары һөнәри дәрәҗәдә узды һәм бик уңышлы булды.