24 сентябрь көнне район хакимиятенең актлар залында V чакырылыш Апас район Советының беренче утырышы булып узды. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, Республика Рәисе Аппараты вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, ветераннар, дин әһелләре, бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Утырыш башында, район Уставы нигезендә, аның эшен Дәвеш авыл җирлегеннән иң өлкән депутат — Хәйдәр Булатов ачты һәм алып барды.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин депутатлар алдында чыгыш ясап, районның ирешкән уңышларын санап үтте.
“Соңгы биш елда гына да Апас районында республика һәм федераль программалар буенча күп эшләр башкарылды. Социаль объектлар төзекләндерелә, су юллары яңартыла, юллар салына. Болар барысы да халыкка уңайлы булсын өчен эшләнә. Бу район башлыгының халык белән уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазифасына Айрат Җиһаншин кандидатурасын тәкъдим итәм”, —диде ул.
Кандидатураны ТР Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, районның баш табибы Алевтина Кәримова һәм Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев хуплады. Программалар нәтиҗәсендә җирлектә 11 километр озынлыктагы суүткәргеч яңартылды, су җыю манаралары төзелде, юллар тәртипкә китерелде һәм халыкны эш белән тәэмин итү булдырылды, дип ассызыклады соңгысы.
Яшерен тавыш бирү йомгаклары буенча депутатлар Айрат Җиһаншинны бертавыштан район башлыгы итеп сайлады. Җавап сүзендә ул ышаныч һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Утырыш кысаларында депутатлар район башлыгы урынбасары мәсьәләсен дә карадылар. Айрат Җиһаншин администрациядә 2011 елдан бирле эшләүче һәм 2018 елдан башлык урынбасары урынын биләүче Ленар Хантимеров кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хупладылар.
Моннан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде.