Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырышны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов үткәрде.
Комиссиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Министрлыкның 2025 елның 1 яртыеллыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру программасын үтәү турында.
2.2025 елның 1 яртыеллыгында Министрлыкка караучы оешмаларда коррупцияне кисәтү буенча күрелгән чаралар турында.
3.2025 елның 1 яртыеллыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турында.
4.Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе тарафыннан әзерләнгән 2025 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча җирле үзидарә органнарында һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтүне карау.