Салым хәбәрнамәләре почта аша җибәрелмәгән очракларны искә төшерәбез

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Күчемсез милек һәм транспорт чаралары ияләре игътибарлы булырга тиеш: салым хәбәрнамәләре инспекция тарафыннан түләүнең иң чик срогына кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча җибәрелә. Ягъни 2024 ел өчен милек салымнарын 2025 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Гомуми кагыйдә буенча, хәбәрнамә электрон формада — “Россия Федераль салым хезмәте” сайтында салым түләүченең шәхси кабинеты аша җибәрелә. Әгәр дә аңа керү мөмкинлеге булмаса, документ заказлы хат белән җибәрелә. Шулай ук, әгәр салым түләүче үзара хезмәттәшлекнең бу ысулын алдан сайлаган булса, хәбәр “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша җибәрелергә мөмкин.

Әгәр милекченең салым түләүдән тулысынча азат итә торган ташламасы яки салымы тотылып калынса, яисә түләүгә гомуми сумма 300 сумнан кимрәк булса яки “Бердәм салым счеты”нда (ЕНС) артык түләнсә, салым хәбәрнамәләре җибәрелми. Искәрмә  — тарату срогы өч ел вакыт узу очраклары.

Әгәр 1 ноябрьгә кадәр хәбәрнамә килмәсә, салым түләүчегә мөстәкыйль рәвештә инспекциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк — шәхсән, яки электрон рәвештә шәхси кабинет аша яки «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» сервисы ярдәмендә.

Узган чорда хәбәрнамәләр алмаган һәм ташмалар турында белдермәгән кешеләр үзләренең мөлкәте булу турында теләсә кайсы салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш. Мондый хәбәрнең формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 2022 елның 23 декабрендәге ЕД-7-21/1250@ номерлы боерыгы белән расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International